Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Олы Елга авыл мәчетенең манарасын төшерделәр

Шушы көннәрдә гасыр ярымга якын дәвердә авылга иман нуры сирпеп торган мәчетнең манарасын төшерделәр. Явыз нияттән дип уйлый күрмәгез тагын.

 Олы Елганың гына түгел бөтен районыбызның бер бизәге булган мәчетне соңгы нергәсенә кадәр сүтеп мең чакырымнан артык ераклыкта урнашкан Вологда өлкәсенә алып китеп реставрацияләчәкләр икән бит. Бу җитди эшкә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган архитектор, төзелеш сәнгате һәйкәлләрен реставрацияләүче, архитектура өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов алынган.

Биредә эшләр гыйнвар аенда башланган. Бүгенге көндә түбәсен сүтеп манарасын төшергәннәр инде. Узган пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты мәчеттәге эшләр барышы белән таныштыру максатыннан масса-күләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-тур уздырды. Чарага шулай ук Казан төзелеш көллияте студентлары да чакырылган иде. Александр Попов алар өчен мастер класс уздырды.

Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса