Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең җәмәгать суды мөһим эшләр башкара

Рәсәй Федерациясендә җәмәгать (мировой) судьялар 2000 нче елдан эшли башладылар. Әмма алар инде  ерак 1864 нчы елда ук барлыкка киләләр. Алар вазыйфасына вак җинаять эшләрен һәм гражданнар арасындагы дәгъваларны карау керә.

 “Рәсәй Федерациясендә суд системасы” федераль канунында (1996) җәмәгать судьяларына үз вәкаләтләре кысаларында гражданлык, административ һәм җинаять эшләре карый алулары беркетелгән. Ә 1998 елда, “Рәсәй Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” федераль канун кабул ителгәч, бөтен ил буенча суд участоклары булдырыла, җәмәгать судьялары билгеләнә. Җәмәгать судлары әлеге системада  беренчел, түбән баскыч булып  тора.

Татарстан  Республикасында барлыгы 188  җәмәгать судьясы эшли. Җәмәгать судьялары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Татарстан Республикасы кануны нигезендә 2000 нче елның 31 нче маенда Балык Бистәсе районында суд участогы оештырыла һәм җәмәгать судьясы вазыйфасы булдырыла.

Районда аның беренче судьясы итеп 2000 нче елда Наил Мөбәрәкшин билгеләнә. 2001 елның май аеннан биредә җәмәгать судьясы буларак Нуретдин Җамалиев эшли башлый. Дәүләт Советының 2005 елның сентябрь аендагы карары нигезендә, җәмәгать судьясы итеп Ирина Саймуллова билгеләнә. 2015 нче елның 1 нче октябреннән әлеге вазыйфаны Миләүшә Галимова башкара.

Биредә хәзерге көндә шулай ук Наталья Марясова   суд утырышы сәркатибе, канцелярия мөдире, 2 нче разрядлы өлкән белгеч Рәзинә Габдрахманова, 2 нче разрядлы белгеч Айгөл  Әскарова, курьер Маһинур Сафина хезмәт куялар.

Менә инде 20 ел дәвамында гражданнарның суд яклавына булган хокукларын саклауда җәмәгать суды хезмәте зур урын алып тора, дип әйтергә тулы хокук бар.

Миләүшә Галимова,

Балык Бистәсе районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X