Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Круг” җәмгыяте республикада алдынгылар сафында бара

25 ел эшчәнлек дәвамында “Круг” җәмгыяте республикада алдынгылар сафында бара. Әлеге уңыш бердәм коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

 Агымдагы елда Балык Бистәсе «Круг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Бүген коллективта 30 кеше хезмәт куя. Аларның 25 е балыкчылар. Бу елны Алексей Соловьев һәм Игорь Чуплинның балык тоту бригадалары лидерлык итә. Җәмгыять директоры Юрий Караганов белән без “Волжанка” катерында Чулман елгасы буйлап балыкчылар станына юл тоттык. Көймә белән  идарә итүче тизлекне арттырмый, җилгә каршы барлыкка килгән дулкыннар аша әкрен генә бара. Ярдан ераклашкан саен безнең як табигате матурлыгы ачыграк күренә.  Әлеге табигать күренеше җирле халыкны гына түгел, безнең районны белүче күп кешеләрне дә җәлеп итә. Яр буында тезелеп киткән чатырларда (палатка) ял итүчеләр күп. Заводка күллегенә якынлашкач, катерның тизлеге арттырылды. «Биредә дулкыннар юк икән», дидем мин.  “Утраулар һәм камышлар җилне тоткарлый”,-  дип аңлатты Юрий Николаевич.

Менә без Кызыл ярга барып җиттек. Биредә балыкчы станнарының берсе урнашкан. Монда иң яхшы балыкчыларның берсе Олег Самойлов белән Чистайдан Александр Шашин эшли.

-Мин гомерем буе Чулманда. Балыкчы һөнәре, әлбәттә, күп кенә физик хезмәт таләп итә. Эшебездә авырлыклар булса да, без гел табигать кочагында,  шунысы бик   рәхәт, - диде бригадир Олег Самойлов.

Александр Шашинның да ун ел хезмәт юлы әлеге җәмгыять белән бәйләнгән. Әлеге һөнәргә ул әтисенең дустыннан өйрәнгән. Һәм ул Александрга һөнәри балыкчылык белән шөгыльләнергә киңәш иткән. Ике еллап Чистай балык заводында эшли, ул ябылгач “Круг” җәмгыятенә урнаша. Олег Самойлов һәм Александр Шашин хатыннары белән бергә эшлиләр. “Биредә эш өчен уңай шартлар тудырылган. Шуңа күрә монда килеп урнаштым”,- диде ул.

Чулман елгасы буйлап икенче балыкчы станына юл алдык. Биредә Владимир Гагаркин һәм Сергей Герасимовлар эшли. Балыкчылар арасында алар икенче урында бара. Алар монда ел әйләнәсе яши дисәң дә була. “Үзләренең яши торган урыннарын чисталыкта һәм тәртиптә тоталар” ,- дип  әйтеп узды җитәкче алар турында.

- Балык тоту минем балачактан килгән шөгылем. Балыкчы булып туарга кирәк,  дип саныйм. Бу җәмгыятьтә 10 еллап эшлим. Аңа кадәр Чистай Балык заводында  хезмәт куйган идем,- дип сөйли башлады Владимир.

- Һәр иртәдән 15 ятьмә салабыз. Кышын бер тапкыр куябыз, ә җәй айларында аларны күчерергә, чистартырга кирәк,- диде ул кышкы һәм җәйге балык тотуның үзенчәлекләре турында.

Җитәкче Юрий Николаевич эш нәтиҗәләренә карап аларны Рәхмәт хатлары һәм акчалата приз белән бүләкли.

25 ел эшчәнлек дәвамында “Круг” җәмгыяте республикада алдынгылар сафында бара. Әлеге уңыш бердәм коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса