Балык Бистәсенең күп фатирлы йортлар янындагы ишегаллары көлеп ,балкып торачак
“Бердәм Россия” сәяси фиркасенең Татарстан төбәкара бүлеге республикада күп фатирлы йортлар янындагы ишегалларын төзекләндерү буенча программаны гамәлгә ашыру инициативасы белән чыкты.
Якындагы биш елда Татарстанда күп фатирлы йортлар янындагы ишегаллары төзекләндереләчәк. Иң әһәмиятлесе, бу йортларда яшәүчеләр аларның нинди булачагын үзләре хәл итәргә тиеш. 2019 нчы елда фирканең Татарстандагы депутатлары очрашулар үткәреп ишегалларының төрле типларын халык белән бергәлектә уртаклашачаклар. Аларның тәкъдимнәре республика хөкүмәтенә җиткерелеп, һәр ишегалды проектлары өчен нигез булып торачак. Татарстанлылар тәкъдимнәрен искә алган “Безнең ишегалды” («Наш двор») республика программасы булдырылачак.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа