Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш- Биектау авыллары арасындагы ике егет талаша

Котлы Бөкәш- Биектау авыллары арасындагы юл өстендә ике ир-егетнең нәрсә бүлешкәннәрен үзләре генә беләдер инде.

 Аларның берсе сүз белән генә әйткәләшеп калмый, кулларын да эшкә җигә. Көндәшенең  машинасының ике көзгесен бәреп вата, таш ыргытып багажник ишеген янчи. Кыйммәтле чит ил машинасына 16 мең сумнан артык зыян сала.

 Шул рәвешле РФ Җинаятьләр кодексының 167 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кыла, ягъни чит кеше милкенә белә торып зур зыян сала.

Хәзер бу җинаять эше аерым тәртиптә судка җибәрелгән .Әгәр ике як та килешсәләр, судта эшнең туктатылу мөмкинлеге дә бар.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоobzor.io

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса