Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Корноухово Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакка йөрергә ярата

“Теремкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүче балалар белән бер-беребезгә кунакка йөрергә яратабыз без.

 Шәхсән миңа, җитәкче буларак та, тамашачы яисә оештыручы буларак та, бер сәбәпсез, гади бер кунак буларак та еш таптарга туры килә юлны. Һәрчак ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар анда. Кырык ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, үз эшенең чын остасы Любовь Максимова булган җирдә башкача булуы мөмкин дә түгел. Балалар бакчасына илткән юлны кат-кат таптыйсы, әлеге балачак дөньясы ишекләрен ачып, шул дөньяга баш-аягың белән чумасы килә. Һәрхәлдә, минем өчен шулай.

Әле шушы көннәрдә генә чираттагы чара уздыру максатыннан балалар бакчасында кунакта булырга туры килде. Килеп керүгә мине ниндидер ак халатлы табиблар, китап-дәфтәрләр кочаклаган укытучылар, тарак-кайчылар тоткан чәчтарашлар, торт-пирожныйларын, кыстыбый-пилмәннәрен тотып каршыма килгән аш-су осталары каршы алды. Бермәлгә аптырап та калдым әле. Соңыннан гына балалар бакчасында эшче һөнәрләр елына багышлап “Минем булачак һөнәрем” дип исемләнгән чара үткәрәчәгем исемә төшеп, җиңел сулап куйдым. Минем аптырашта калган халәтемнән файдаланып, балалар миңа яңа прическа ясарга да, үземне тәмле тортлар, кыстыбыйлар, пилмәннәр белән сыйларга да, бар җиремне тыңлап, грипптан укол ясарга да өлгерделәр. Алай гына да түгел, киләчәктә әнисе кебек укытучы булырга хыялланган Дилә укырга һәм язарга да өйрәтеп алды әле үзебезне. Иң элек: “Әтием кебек янгын сүндерүче булам!” – дип үз хыялы белән белән уртаклашкан Айсылу, соңыннан пешекче һөнәрен сайлап, һәрберебезне тәмледән-тәмле сыйлар белән кунак итте. Әтисе кебек машина белән “җенләнгән” Фәнис безне тиз генә автобуска “утыртып”, шәһәргә кафега да алып барып кайтты. Автобуста барганда балалар матур шигырьләр дә сөйләделәр, табышмакларга җаваплар да таптылар, әкиятләрдә яшерелгән каһарманнарның

һөнәрләрен дә ачыкладылар, һәрбер һөнәрнең кирәкле һәм мөһимлегенә төшенделәр.

Уеннар белән үрелеп барган мавыктыргыч чара бер сулышта үтте дә китте. Чара тәмамлангач та, балаларның үз рольләреннән бик озак аерыласы килмәде әле. Ә без аларның һәрбер хәрәкәтләрен сокланып күзәтеп, “Нинди генә һөнәр сайласалар да, кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча, намусларына тап төшерми яшәсеннәр иде! – дигән ихлас теләкләребезне җиткердек.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса