Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең бер җитәкчесе вәкаләтләрен арттырып закон бозган

Вәкаләтләрен арттырып закон бозган

Узган елның декабрь аенда Балык Бистәсе район судында вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда, ялган документлар ясауда гаепләнүче Г. га карата җинаять эше каралды.

Районның бер авыл җирлеге Совет җитәкчесе һәм башлыгы  булган Г.  кабул итү-тапшыру акты буенча дәүләт торак фонды милке булган берничә бүлмәне һәм торак йортны  муниципаль җирлек милке итеп кабул итә.

Аңа гражданка Р. торак бирүен сорап мөрәҗәгать итә. Г. әлеге гражданканың гаиләсе закон нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылмаса да, муниципаль милек булган йортны социаль найм килешүе буенча аңа тапшыру турында карар бирә. Килешү шартлары буенча Р. муниципаль  йорттан чикләнмәгән срокта файдалану хокукы ала һәм алга таба аны шәхси милек итеп рәсмиләштерә. Шулай итеп, авыл җирлеге башлыгы Россия Федерациясе Торак кодкесының 2, 15,49, 52 маддәләрен, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 673 маддәсен һәм муниципаль берәмлек Уставы таләпләрен боза.

 Г. ның гамәлләре җирле үзидарә органнарының абруен какшата, авыл җирлегенә 1 096 660,97 сум күләмендә зыян китерә.

Г. үз гаебен тулысынча таныды. Суд аның гамәлләрен вазифаи вәкаләтләрен арттыру дип бәяләде.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы суды карары белән Г. га карата РФ Җинаятьләр кодексының 292  маддәсе 2 бүлегендә каралган биш  эпизод буенча җинаять эше срогы чыгу сәбәпле туктатылды.

Суд Г.ны РФ Җинаятьләр кодексының 286 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаятьләрне  кылуда гаепле дип тапты.

Суд карары белән Г.  һәр җинаять өчен дәүләт хезмәтендә һәм  җирле үзидарә органнарында оештыру һәм административ- хуҗалык функцияләре үтәүгә бәйле җитәкче постларда эшләү хокукыннан 1ел алты айга мәхрүм ителде.

РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә аңа бер ел алты айга сынау срогы белән шартлы җәза билгеләнде.

Таңсылу Минһаҗева.

bgve

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса