Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Акчарлак” приютында тәрбияләнүче балалар чишмәләрне чистартты

Халкыбыз элек-электән чишмә-күлләрне чистартып, күз карасыдай кадерләп торган. Безнең балачагыбыз да, гүя, шул саф чишмәләрдән башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Алар гүя халык тормышының истәлек-хатирәләре турында сөйлиләр.

 “Чишмәләр шавы хыялларны әллә кай заманнарга алып китә иде.

Имештер, менә бу чишмәләрне дә Алып бабай чыгарган. Элекке заманнарда илгә дошман явы ябырылгач, Алып бабай җиде улының җидесен дә сугышка озаткан. Бер улы киткән саен, тау кабыргасына бер тибә, типкән саен, бер чишмә чыгара икән.

Шул чишмәләр шавын тыңлый-тыңлый, улларын көтеп бик озак утырган бабай. Заманалар үткән, кар яуган да, кыш булган, кышны узып яз килгән. Әмма уллары кайтмаган.”(Г. Бәширов “ Җидегән чишмә”.)

Күп санлы йөгерек чишмәләр зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Идел, Чулман кебек мәһабәт елгалар да кайчандыр бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр.

Чишмә диюгә, без иңнәренә чиләк-көянтә асып, судан кайтучы нәфис хатын-кызларыбызны күз алдына китерәбез, яшьлегебезгә кайткандай булабыз. Авыл кызлары кечкенәдән таң атуга чишмә суына йөри торган булганнар. Әллә саф сулы чишмә суын эчеп үскәнгә, кешеләр ныграк, сәламәтрәк булган. Олыгаеп читтә гомер иткән кешеләр дә “Үз чишмәмнең суын эчсәм терелер идем”, - дип еш кабатлыйлар. Танылган кешеләр: “Бу талант миңа чишмә суыннан сеңгәндер”, - дип шаяртырга яраталар. Әмма бу сүзләрдә беркадәр хаклык та бардыр...

Авылда яшьләр бик аз калу сәбәпле, чиләк-көянтә асып чишмәгә йөрүче хатын-кызлар саны кимесә дә, халык чишмә юлыннан өзелми. Хәзер

авыл халкы суны машиналар белән ташый. Димәк, чишмә хаман да туендыру чыганагы булып тора. Шуңа күрә бүгенге көндә дә авыл халкы чишмәләрне саклап, чистартып тора. Мәктәпләрдә экологик отрядлар эшли. Табигатькә сакчыл караш кимеми.

Тегермәнлек авылында да чишмәләр бик күп. Бер кояшлы көндә без “Акчарлак” приютында тәрбияләнүче балалар белән “Галәүләр чишмәсе”, “Каюм чишмәсе”, “Биби чишмәсе”н чүптән арындырдык, чишмә тирәсендә аунап яткан корыган ботакларны җыйдык. Мин аларга чишмәләр тарихы, су кадере турында сөйләдем.

Бу кечкенә генә өмә балалар күңеленә хуш килде. Алар әле бик озак бу турыда башкаларга да илһамланып сөйләделәр. Кем белә, бәлки, бу сабыйлар киләчәктә үзләренең балаларын чишмәләрне, табигатьне сакларга өйрәтерләр. Чөнки кечкенә бала күңеленә салынган игелеклеклелек орлыклары беркая да югалмый. Шуңа күрә табигатькә карта сакчыл карашны сабый күңелендә кечкенәдән үк формалашырга кирәк.

 

Гүзәлия Мөхәммәтҗанова,

“Акчарлак” приюты шәфкать туташы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса