Балык Бистәсенең агротехник техникумында студентлар көне узды
Район агротехник техникумында студентлар көненә багышланган кичә булды.
Анда техникумның студентлар үзидарәсе органы һәм һәр төркемнең уку активистлары катнашты.
Биредә белем алучы студентлар һәряктан талантлылар икән. Җырлыйлар, гетарада уйныйлар, бәйгеләрдә актив катнашалар. Кичә алар башкаруында җырлар һәм конкурслар белән үрелеп барды.
Студентларны бәйрәм белән котларга ФОРПОСТ директоры Марина Николаева да килгән иде.
Ул техникумның иң актив укучыларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа