Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең 2нче мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” яңгырады.

Балык Бистәсе 2нче мәктәбендә 20–унберенче, 39 тугызынчы сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады.

Укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны бу шатлыклыда, моңсу да бәйрәм белән котларга район администрациясе аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роман Исланов, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Нияз Шәйхетдинов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илназ Гилемханов, элеккеге мәктәп директорлары Илдус Фатыйхов, Галия Зәйнетдинова килгәннәр иде.

Тантананы мәктәп директоры Мөнирә Талалаева ачып җибәрде.  Ул зур канәгатьлек белән сәхнәдә басып торучы укучыларның барысының да дәүләт аттестациясе узуга кертелүләрен белдерде. Аннары укуда, җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта зур уңышлар казанган бер төркем укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Эчкерсез, изге теләкләр мулдан яңгырады бу көнне. Бәйрәм кунаклары укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы ташыруларын, шул нигездә үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын, барлык хыялларының чынга ашуын теләделәр.

Унберенчеләр дә үз чиратларында, үзләренә белем биргән бер генә укытучыны да игътибарсыз калдырмадылар, котларга, рәхмәтләрен әйтергә онытмадылар, чиксез хөрмәтләрен белгерттеләр.

 Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле– укучыларны олы тормышка дәшеп Соңгы кыңгырау яңгырый.

    Бу мәктәпләр белән хушлашу түгел әле Алда аларны җитди сынау- бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

 Илгиз Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса