Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә «Әбием сандыгыннан" дигән күргәзмә оештырылды

 15 нче октябрь көнне Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә «Әбием сандыгыннан" дигән күргәзмә оештырылды.

Гаилә ядкарьләрен укучыларыбыз тәкъдим итте. Биредәге һәр экспонатның үз тарихы бар. Алар еллар буе саклансалар да үз төсләрен, матурлыкларын, күңел җылысын югалтмаганнар. Кулдан төсле җепләр белән чигелгән япмалар, төрле бизәлештәге яулыклар, челтәрләр, мамык шәлләр дисеңме, я булмаса бизәнү әйберләреннән мәрҗәннәр, беләзекләр, йөзекләрме – барысыннан да күз явын алырлык гүзәллек сирпелә иде. Аларны карагач, без бөтенләй  башка, матурлык дөньясына кайтып килгәндәй булдык.

"Әбием сандыгыннан" дигән күргәзмәдә катнашучыларның барысына да ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чыннан да бу бик кирәкле, әһәмиятле гамәл иде. Балаларыбыз әби-бабайлардан калган әнә шундый кыйммәтле хәзинәләребез барын белеп үссеннәр. Ватанпәрвәрлек, милли горурлык нәкъ менә шуннан башлана да инде. Мондый күргәзмә чаралары йолаларны саклауга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыруга булышлык итә, үз халкыңның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

 

Гөлназ Вәлиева,

 Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса