Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә өйрәнүләр бара

16-18 апрель көннәрендә районда Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт  территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары белән команда–штаб өйрәнүләре уза.

Аның төп максаты - язгы ташу вакытында аварияләргә юл куймау һәм торак пунктларны, икътисад, социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклауга бәйле мәсьәләләргә багышлана.

Өйрәнүләргә 16 апрельдә 6.00 сәгатьтә старт бирелде. Беренче этапта Балык Бистәсе районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт  территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары “ныклы әзерлек” режимына куелды, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында халыкка хәбәр итү оештырылды.

Икенче этапта (17 апрель) шартлы рәвештә районның бердәм дежур-диспетчерлык службасына (ЕДДС) һава температурасының кискен җылынуы нәтиҗәсендә Балык Бистәсе поселогында торак йортларны су басу куркынычы булу турында хәбәр керә. Бу шартларда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт  территориаль системасы көчләре һәм идарә органнарының эвакуация чараларын оештыру, су басуга бәйле гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча күрелергә тиешле чаралар планы буенча өйрәнүләр уздырылды.

Ә 18 апрель көнне узачак өченче этапта өйрәнүләрдә катнашучылар шартлы рәвештә Наратлы торак пункты янәшәсендәге урманда чыккан “янгын”ны сүндерү буенча  чаралар күрәчәкләр.

Мондый хәвеф-хәтәрләрдән Ходай үзе сакласын, әлбәттә. Әмма өйрәнүләр дә зыянга булмас.

 

Илгиз Җамалиев.

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса