Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче Владимир Шефер һәм Әнисә Гайфуллина капка төбен милли рухта бизәгәннәр

Быел  республика ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Балык Бистәсендә яшәүче  Владимир Шефер һәм Әнисә Гайфуллина әлеге юбилейны иҗади каршы ала. Алар булган фантазияләрен эшкә җигеп, капка төбен милли рухта бизәгәннәр.

 Владимир Шефер һәм Әнисә лаеклы ялга чыккач, Хабарвск өлкәсеннән  Балык Бистәсенә яшәргә күченеп кайткан алар.

-Озак еллар  шәһәрдә яшәп, аның шау-шуыннан арылган иде инде. Шуңа күрә күптәнге хыялыбызны тормышка ашыру нияте белән без матур табигате белән дан тоткан Балык Бистәсенә кайтып урнашырга уйладык, - дип сүзен башлады  Владимир әфәнде.

-Кайтканыгызга үкенмисезме?

-Юк, пенсионер халкын өйдә утыру ялыктыра ич ул. Ә безгә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк.Чөнки хәрәкәттә бәрәкәт, ди халык. Фантазияне эшкә җигеп йорт тирәсен төрле гүзәллеккә төреп, шул эшләгән эшенең нәтиҗәсен күргәч күңел шатлана. Әлеге хозурлыкка күрше-тирә, узып баручылар да соклана. Бу матурлыкны тудырган өчен рәхмәт сүзләре әйтүчеләр дә бар. Әгәр без кеше күңелендә шатлык хисләре тудыра алганбыз икән, димәк тырышлыгыбыз юкка булмаган,- ди Әнисә.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса