Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә ярминкә үткәрү традициягә керде

 Һәр елны 1 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ярминкә уздыру районыбызда күркәм традициягә әверелде.

Быел да ул актуальлеген югалтмады. Крестьян-фермер хуҗалыклары, үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктларын, шулай ук районыбыз мәктәпләре үз бакча-участокларында үстерелгән яшелчәләрне халыкка тәкъдим иттеләр. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, инвалид балаларның кул эшләнмәләреннән дә күргәзмә-сату оештырылган.

Җылы оекбаш, бияләйләр, үрелгән челтәрләр, бизәнү әйберләрне ярминкәнең чын бизәге дисәк тә була. Әлеге күргәзмәне оештыруда район балалар иҗат үзәге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре зур өлеш куйган. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Әмма алар арасында рухи яктан нык, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Алар турында без әледән-әле газета битләрендә яктыртып торабыз. Район хакимияте, халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан да игътибар, хөрмәт күрсәтелүе моның бер мисалы. Бу көнне дә җәмәгать эшендә актив катнашкан бер төркем физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә район башлыгы исеменнән Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Җылыныйм дисәң кайнар чәй, тәм-томнар белән тулы табын, сатып алыйм дисәң үз җирлегеңдә җитештерелгән продуктлар һәркем күңеленә хуш килерлек иде. Ярминкәне оештыручыларга, анда катнашкан һәркемгә халык зур рәхмәттә калды.

Ф.Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X