Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә волонтерлар  ярдәм күрсәтүне дәвам итә

 Волонтерлар штабы район халкына азык-төлек, дару чаралары илтеп бирү,  түләүсез ярдәм күрсәтү буенча "Без бергә" Бөтенроссия акциясе кысаларында 2020 елның март аеннан бирле эшли. Аның райондагы координаторы - яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге. Волонтерлар эше турында безгә начальник урынбасары Дарья Вильчинская сөйләде.

- Илдәге вәзгыять уңаеннан районда волонтерлар эшчәнлеген координацияләү буенча оператив штаб төзелде. Һәр авыл җирлегендә волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар белән инструктаж үткәрелде, волонтерларның бердәм базасы булдырылды. Хәзерге вакытта штабта бөтен район буенча 120 волонтер эшли. Йомышлары төшкән кешеләрдән гаризалар көн саен 8 сәгатьтән 18 сәгатькә «кайнар линия» телефоны аша кабул ителә.  Гаризалар махсус төзелгән ватсап төркеменә җибәрелә, анда хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлекне тулысынча координацияләү гамәлгә ашырыла.

Чикләү чараларының беренче чорында азык-төлек һәм дару чаралары китерү буенча 120 хезмәт күрсәтелде. Күп балалы гаиләләргә битлекләр, күп балалы һәм керемнәре аз булган гаиләләргә азык-төлек тарату буенча акция кысаларында 4 транш оештырылды.

2020 елның 19 ноябрендә өйдә дәваланучыларга волонтерлар тарафыннан дару препаратларын китерү буенча өстәмә төркем оештырылды. Волонтерлар белән ирекле ярдәмнең бушлай хәйрия эшчәнлеге хакында килешү төзелде. Әлеге төркем волонтерлык эшчәнлеген җиңеләйтте. Хәзер  волонтерлар Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсеннән бирелгән рецепт белән 36 нчы даруханәдән даруларны турыдан-туры алып авыруга бирәләр. Бу шактый вакытны янга калдыра.

ТР буенча иреклеләр үзәге белән даими эш алып барыла, волонтерлар тарафыннан дару препаратларын илтүне оештыру буенча барлык мәгълүмат көн саен махсус таблицага кертелә һәм үзәккә җибәрелә.

Карабодай, шикәр, көнбагыш мае кебек азык-төлек һәр кибеттә дә бар. Тик  үзләре изоляциягә күчүчеләргә, бигрәк тә ялгыз пенсионерларга сатып алу өчен кибеткә бару җиңел түгел. Аларга кирәкле азык-төлек җыелмасын  волонтерлар китерә.

Волонтерлар өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга актив ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X