Балык Бистәсендә ветеринарлар киңәште
Бүген Балык Бистәсе Мәдәният йортында “ Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрне лейкоз авыруыннан сәламәтләндерү” мәсьәләсе буенча зона семинар- киңәшмәсе булып узды
Аның максаты- мөгезле эре терлекләрне лейкоз вирусыннан сәламәтләндерү эшен активлаштыру һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә бу юнәлештә практик ярдәм күрсәтү.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринар инспектор Алмаз Хисаметдинов, Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вячеслав Токранов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов, баш ветеринария идарәсе белгечләре катнаштылар.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа