Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә вакцина ясатуда өзеклекләр юк

 Интернет чыганакларыннан күренгәнчә, көзен коронавирус инфекциясенең яңа, дүртенче дулкыны булырга мөмкин.

 Әлеге авыруның кешелек дөньясына нинди афәт булып ябырылганы инде беркемгә дә сер түгел. Профилактика чарасы буларак коронавирустан вакцина ясату хәзерге вакытта тормыш таләбенә әйләнде. Районыбызда бүгенге көндә хәлләр ничегрәк тора соң?

- Вакцина ясатуда бернинди өзеклекләр юк. Бүгенге көнгә районга барлыгы 7250 доза “Спутник Лайт”, “КовиВак”, “Гам-Ковид-Вак” вакциналары кайтарылды. 5968 кеше вакцинаның беренче компонентын кадатты инде, 4956 кеше вакцинация алуны тәмамлады, - ди район поликлиникасы мөдире Энҗе Гаязова.

Пациентларның прививкадан соң үзен начар хис иткән очраклары юк. Шуңа күрә халык вакцина ясатуның мөһимлеген аңлый.

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау дәвам итә. Ул район үзәк поликлиникасында башкарыла.

Авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу әйбәтрәк. Шуны истә тотып табиблар киңәшен үтәргә тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса