Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә төзелеш эшләре үз вакытында бара

 Балык Бистәсе районында  “Демография” һәм “Спорт – тормыш кагыйдәсе” федераль проект кысаларында берничә объект төзелеше бара.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары А.М. Мингулов район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Л. Исланов һәм аның районның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Д.Н. Ризаев белән берлектә Балык Бистәсендә төзелүче Боз сарае һәм модульдән торучы чаңгы базасында  булып төзелеш барышы белән таныштылар.

Шомбыт авылында төзелүче универсаль-спорт мәйданчыгы өчен  “Кулон-Агро” җәмгыяте 250 тонна ком китереп ярдәм иткән.

Барлык төзү эшләре графиктан калышмыйча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса