Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды

 Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.

Балалар, ата-аналар да бу эшләргә күпме фантазия, иҗат, талант, мәхәббәт салганнар.

Камырдан, агачтан эшләнгән курчаклар, әкият персонажлары, саламнан аппликацияләр, төсле җепләрдән паннолар һәм башка эшләнмәләрнең нинди төрләле генә юк.

Конкурс “Рәсем”, “Күләмле композиция”, “Картина”, “Кул эшләнмәләре” номинацияләре буенча дүрт яшь категориядә - мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 7-10 яшь, 11-15 яшь, 16-18 яшьлекләр арасында уздырылды, шулай ук педагогларның да эшләре аерым бәяләнде. Барлыгы 177 рәсем һәм 107 башка төрле иҗат  эшләре тәкъдим ителде. Конкурстта барлык мәктәпләр һәм күп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашты. Жюрига нәтиҗәләр ясау җиңел булмады, һәр эш игътибарга лаек иде. Менә безнең алда “Бүре һәм җиде кәҗә” әкияте персонажлары, ә менә “Курочка ряба”, “Царевна-лягушка”, янәшәдә - Г. Тукай әкиятеннән Батыр… Аларны озак санарга була. Әмма бәйге булгач, бәйге инде. Әзерләү катлаулыгын, эстетикалыгын исәпкә алып жюри иң яхшы эшләрне сайлады.

Балык Бистәсенең «Салават күпере» балалар бакчасының “Су анасы” эше (педагог Р.М.Шакирова җитәкчелегендә) “Гран-при” яулады һәм әлеге бакчаның өлкән төркеме (педагогы Н.Н. Николаева) кул эшләре өчен беренче урынга лаек булды.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында (7-10 яшь) Балыклы Чүкәй мәктәбеннән Зөлфәт Мингалиевның  “Царевна-Лягушка” эшләнмәсе иң яхшы дип табылды. Масловка мәктәбеннән Карина Туканның (җитәкчесе М.П. Гайнетдинова) “Квиллинг” техникасы эшләнмәсе беренче урынны алды.

11-15 яшьлек балалар арасында Ралинә Мөхәммәдиева (Урахча мәктәбе, җитәкчесе Л.И. Әхмәтҗанова)  эшләнмәсе ярылып торды. 1 нче урын берничә эшләнмәгә бирелде. Алар арасында Корноухово мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” түгәрәге коллективының (җитәкчесе Г.Н.Бәдретдинова) “Колобок” эшләнмәсе аерым игътибарга лаек иде.

Югары сыйныф укучылары арасында (16-18 яшь) җиңүче дип Олы Мәшләк мәктәбеннән Алмаз Хисамиев (җитәкчесе Р.М.Хисамиев)  танылды.

Педагоглар арасында Г.Ф. Таҗиева (“Йолдыз” балалар бакчасы) «Гран-при» иясе булды.

Районда үз осталыкларын балаларга тапшыручы талантлы иҗат педагогларының күп булуы куандыра. Балаларны иҗади эшкә җәлеп итеп, аларда эстетик хисләр, фантазия, интеллектуаль һәм иҗади активлык үстерә алар.

 

Людмила Ибраһимова,

балалар иҗат үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X