Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы”на старт бирелде

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Байлыгым минем – Туган телем” исемле әдәби-музыкакль кичә узды.

 Әлеге чара белән Балык Бистәсендә “Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы”на страт бирелде.

Залда район туган якны өйрәнү музее, район үзәк китапханәсе, район сәнгать мәктәбе тарафыннан күргәзмә оештырылган иде. Төрле милләтнең милли киемнәре, туган тел айлыгы исеме астында китаплар күргәзмәсе, Фәния Якупованың төрле милләт вәкилләрен милли киемнәре белән булган  үзенчәлекле рәсем эшләре һәркем күңеленә хуш килде.

Кичә Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклар” үрнәк балалар хореография коллективы башкаруындагы  халыклар дуслыгы биюе белән башланып китте. Бер сәхнәдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Җырлады, биеде алар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина үз чыгышында районда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен ассызыклап үтте. “Районда 25 меңнән артык кеше яши. Алар арасында җитмеш проценты – татар, егерме тугыз процент – рус,  бер проценты башка милләт вәкилләре. Дуслык һәрвакыт яшәргә тиеш”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса