Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә - ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Бүген Татарстан Республика Премьер-министры урынбасары–Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызның “Бариев” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, бөртекле культураларны урып-җыюның барышы белән кызыксынды. Кунакны район башлыгы Илдар Таҗетдинов, авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек җитәкчеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре каршы алдылар.

 Кырлардагы иген уңышы быел сөенерлек. Май аендагы җылы һава торышы аларга тернәкләнеп, үсеп китәргә яхшы мөмкинлек бирде. Соңгы вакытта явып узган яңгырлар күңелгә шөбһә салсалар да, бүгенге көннәргә сокланырлык! Шуңа күрә комбайнчылар һәр көннең, һәр сәгать-минутның кадерен белеп кырдагы игенне җыеп алырга ашыгалар.

(Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз)

 

Автор Фарваз Каюмова.

фото от автора.

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса