Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә тагын бер шатлыклы вакыйга

 Балык Бистәсе районында яңа социаль-мәдәни объектлар төзелә, авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше яхшыра.

Шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы вакыйга - Күгәрчен авылында авыл җирлеге Советы бинасы ачылды. Тантаналы чарада "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, район активы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Кунакларны чәк-чәк, ипи тоткан кызлар һәм гармунчы егетләр каршы алды.

- Сайлаулардан соң без бу матур бинаны ачу өчен җыйналдык. Әлбәттә, мондый кирәкле программалар һәм ярдәм өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәбез, - диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов үз чыгышында һәм авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.

Вакыйга, чыннан да, әһәмиятле. Авыл халкының тормыш дәрәҗәсе авыл җирлеге Советы эшенә бәйле бит. Биредә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр хәл ителә, халык монда үзенең гозерләре белән килә. Моны «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да ассызыклады. Ул район җитәкчелеге, Күгәрчен авылы халкы, төзүчеләр адресына бик күп җылы сүзләр әйтте, республика тормышында, шул исәптән узган сайлауларда да актив катнашуларын билгеләп үтте.

ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова яңа бинаның авылдашларына озак хезмәт итүен теләде.

Балык Бистәсенең «Агрохимсервис» җитәкчесе Айрат Сафин һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин чыгышлары да ихлас күңелдән яңгырады.

Әгъзам Гобәйдуллин Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинга Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Аннан соң традиция буенча кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм барысы да уңайлы бина эченә уздылар. Соңыннан авыл мәдәният йортында киңәшмә узды.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова район тормышы, муниципаль, республика, федераль программалар, авыл җирлекләре эшчәнлеге белән таныштырды. Киңәшмә диалог формасында узды. Әгъзам Гобәйдуллин район активы һәм авыл җирлекләре башлыклары сорауларына җавап бирде, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса