Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә су чистарту станциясе төзелә

​​​​​​​Балыкбистәлеләр күп еллар дәвамында эчә торган суның сыйфатсыз булуыннан интегәләр. Бу үз чиратында суны чистарту станциясе проектын булдыруга төп этәргеч бирде.

 Район үзәгендә яшәүчеләр белән очрашуларда район башлыгы Илдар Таҗетдинов быел районда аның төзелеше башланачагы турында бер генә тапкыр белдермәде.  Район җитәкчелеге вәгъдә иткәнчә, күптән түгел әлеге проектны тормышка ашыруга керешкәннәр.
«Теплоэнергосервис»  муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Альберт Мифтахов бу өлкәдә эшнең ничек баруы һәм балыкбистәлеләр чистартылган суны кайчан эчә алачагы турында сөйләде.
Әлеге проект Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар хисабына тормышка ашырыла. 2021 елның 15 ноябрендә төзелешнең беренче этабы башланды. Анда  җир эшләре һәм су өчен 100 куб. метрлы 8 данә савыт урнаштыру каралган. Ә икенче этап инде 2022 елның язында башланачак. Су сыйфаты яхшырачак, суның катылыгы кимиячәк, шулай ук чистарту өчен фильтрлар урнаштырылачак.
Чиста су үткәрелсен өчен кайбер балыкбистәлеләргә, Ленин, Совет, Почта, Банк урамнарында яшәүчеләргә яңа суүткәргечкә тоташырга кирәк булачак.

Бүгенге көндә төзелештә әзерлек эшләре бара - грунт чыгарыла, арматуралар салына. Киләсе елда эшнең күп өлеше чистартылган суны кулланучыларга җибәрү өчен җиһазлар әзерләүгә һәм урнаштыруга юнәлтеләчәк. Шулай ук насослар урнаштырылачак, алар Балык Бистәсенә су бирүне тотрыклы итү  өчен хезмәт итәчәк.

Мәликә Рәсүлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X