Балык Бистәсендә снегоходларны тикшерәләр
Районда 14 гыйнвардан 7 мартка кадәр чорда “Снегоход” профилактик операциясе уздырыла.
Операция гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан йөрү тыелган снегоходларны файдаланганда аларның техник торышын, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мөхитне саклау таләпләренең үтәлешен контрольгә алу максатынан уздырыла.
Дәүләт техник күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Линар Гыймаев әйтүенчә, тикшерүләр барышында снегоходның (агрегатларының) регистрация мәгълүматларына туры килүенә, теркәлү кагыйдәләренең үтәлүенә, тиешле тәртиптә техник карау узуына игътибар биреләчәк. Снегоход йөртүченең тиешле категорияле тракторист-машинист таныклыгы да булырга тиеш әлбәттә.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоgtn.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа