Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Үсмер-2019” ведомствоара профилактик операциясе уздырылды.

Социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаган үсмерләрне, гаиләләрне вакытында ачыклау, аларга тиешле психолого- педагогик, медицина, социаль-реабилитация, хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан районда “Үсмер-2019” ведомствоара профилактик операциясе уздырылды.

  Аның кысаларында үсмерләр тарафыннан һәм аларга каршы кылынган хокук тәртибе бозуларны, алкогольле эчемлекләр, наркотик матдәләр куллану фактларын ачыклау, кисәтү, балаларны сәламәтләндерү, җәйге ялларын, мәшгульлекләрен оештыру мәсьәләләре дә күз уңында тотыла. Төп профилактик чаралар өч этапта (“Күзәтүчесез үсмер”, “Каникуллар”, “Гаилә”) үткәрелде. Аларның йомгаклары белән таныштыруын сорап балигъ булмаганнар эше, аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Гөлчирә Габдрахмановага мөрәҗәгать иттек.

- Бу операция, беренче чиратта, үсмернең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен исәпкә алып уздырыла. Без авыр социаль хәлдә калган һәр баланы, үсмерне игътибар үзәгеннән ычкындырмаска, комплекслы профилактик чаралар белән ярдәм күрсәтергә тырышабыз.

“Үсмер-2019” ведомствоара профилактик операциясен уңышлы уздыру максатыннан балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршында эшче группалар оештырылды.

Җинаятьләрне, хокук тәртибе бозуларны кисәтү, үсмерләр группировкаларын ачыклау максатыннан үсмерләр, яшьләр күпләп җыела торган урыннарда рейдлар уздырылды. Куркыныч социаль хәлдә калган гаиләләр патронажга алынды.

Бүгенге көнгә ведомствоара профилактик исәптә 11 гаилә бар. Аларда 18балигъ булмаган бала яши. Бу ата-аналар исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле балаларын тиешенчә тәрбияләмиләр.

Тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләр өчен “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Правовед” клубы эшләп килә. Анда исәптә торучы гаиләләрдән 7 бала җәлеп ителгән, алар белән “Кара тюльпан” акциясе, әңгәмәләр уздырылды.

Балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозуларны, сукбайлыкны кисәтү максатыннан мәгариф учрежденияләрендә укучыларның ялларын, мәшгульлекләрен оештыру буенча ата-аналар җыелышлары, әңгәмәләр уздырылды.

“Куркынычсыз җәйге каникуллар” темасына участок инспекторлары катнашында инструктажлар, әңгәмәләр үткәрелде. Аларда балаларга юл йөрү кагыйдәләре, велосипедтта, скутерларда йөрү тәртипләре искә төшерелде.

71 номерлы законны тормышка ашыру максатында “Үсмер- төн” операциясе уздырылды. Ата-аналар комитеты, Әтиләр советы, мәктәп администрацияләре белән берлектә авыл Мәдәният йортларына, яшьләр җыела торган башка урыннарга рейдлар үткәрелде.

Районыбызда асрамага бала алган 16 гаилә исәпләнә. Аларда 25 бала тәрбияләнә. Шулай ук опекунлыкка бала алган 25 гаилә бар. Алар ятим, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган 35 баланы тәрбиялиләр. Балаларны уллыкка-кызлыка алган 7 гаиләдә 8 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләргә планлы һәм планнан тыш барулар оештырыла.

“Балигъ булмаган гражданнарны каникулларда һәм укудан буш вакытта эшкә урнаштыру” прогаммасы буенча июнь аенда 100 үсмер эш белән тәэмин ителделәр. Алар нигездә мәктәпләрдә эшләделәр.

Җәйге чорда район үзәк больницасы хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган лекцияләр белән чыгыш ясадылар.

Балаларның, яшьләрнең буш вакытларын файдалы, кызыклы итеп уздыру өчен шартлар тудыру өчен район Мәдәният йортында, авыл клубларында төрле юнәлештәге

түгәрәк, клублар эшли. Аларга 1300 дән артык бала һәм үсмер йөри. Бүгенге көндә “Асыльяр” (Олы елга), “Урахча” ( Урахча)., “Айбагыр”( Бирдебәк), “Алан” (Алан-Полян), “Чишмә” (Ямаш) балалар фольклор коллективы, “Алтын балык” КВН командасы һәм башка театраль, вокаль, бию коллективлары эшләп килә.

“Гаилә” операция кысаларында районның барлык мәдәни-ял учрежденияләрендә авыр тормыш хәлендәге гаиләләр, профилактик исәптә торган балалар катнашында төрле чаралар уздырылды. Шомырбаш мәдәният йортында “Балачак –әкияти чор” күңел ачу программасы, Иванай авыл клубында “Спид-гасыр чире” әңгәмәсе, Югары Тегермәнлек мәдәният йортында “Безнең шөгыльләр дөньясы” конкурсы аеруча истә калырлык булды. Мәдәни-ял учрежденияләре хезмәткәрләре тәрбиягә авыр бирелүчән 7 үсмерне клуб берләшмәләренә җәлеп иттеләр

Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге үсмерләр ,яшьләр арасында төрле спорт ярышлары, эстафеталар оештыруга зур игътибар бирә.

Балаларны җәмгыяткә лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү, буш вакытларын файдалы итеп оештыру, аларны хокук тәртибе бозулардан аралау буенча эшчәнлек операция барышында гына түгел, ә бәлки ел әйләнәсе дәвам итә әлбәттә. Без беренче чиратта, социаль куркыныч хәлдә, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә яшәүче балаларны игътибар үзәгендә тотабыз.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

rightpathaddictioncenters.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса