Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 Балык Бистәсендә сессия узды

 Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының унбишенче чираттан тыш сессиясе узды.  

Аның эшендә  Балык Бистәсе районы прокуроры урынбасары, Совет аппараты һәм башкарма комитет, Балык Бистәсе муниципаль районының башка җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле катнаштылар.
   Көн тәртибендә  Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәне раслау,
Балык Бистәсе муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы нигезләмәне раслау, Балык Бистәсе муниципаль районында коррупция багланышлары белән бәйле булган муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген раслау,  Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 2020 елның 5 июнендәге LIII-6 номерлы карары белән расланган Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды.
 Утырыш ахырында җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге казанышлары, шулай ук юбилее уңаеннан Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Кыям улы Җамалиевка «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы, шулай ук бүләк сертификаты  тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса