Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә семинар узды

  Шушы көннәрдә районыбызда күрше Лаеш, Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә районнары авыл хуҗалыгы идарәләре баш белгечләре катнашында онлайн семинар булып үтте.

 Районыбыз биләмәсендә әле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мондый чара беренче мәртәбә генә оештырыла. Семинарны район мәдәният йорты сәхнәсеннән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев тантаналы төстә ачык дип белдерде. Үз чыгышында ул барлык катнашучыларны да җылы сәламләде, семинар эшендә катнашучыларга уңышлар теләде. Шуннан соң республика-зона семинары үз эшен башлап җибәрде. Ул бүгенгесе көнне терлекчелек белгечләре өчен файдалы  булган  кирәкле, әһәмиятле темаларны үз эченә алган иде.

Республикабызның баш белгечләре иң элек крестьян-фермер хуҗалыкларына грант оту тәртипләре белән таныштырып, аның нечкәлекләре турында сөйләделәр. Аннан соң бүгенгесе көнне терлекчелектә малларны цифрлаштыру кебек мәсьәлә нечкәлекләрен төшендерделәр. Монда алар Рус Әшнәге авылындагы “Амирбикян” фермерлык хуҗалыгы мисалында бозауларны цифрлаштыру эшенең барышын видеоязма аша күзәттеләр. Аннан шәхси ярдәмче хуҗалык ачу, аны уңышлы төстә эшләтеп җибәрү  максатыннан, бүген терлекчелек бинасын торгызу һәм ферманы маллар белән тулыландыру өчен дәүләт ярдәменә ия булу нечкәлекләре белән таныштырдылар. Семинар барышында белгечләр күп санлы  сорауларга төпле җаваплар бирделәр. Чираттагы мәсьәлә - крестьян-фермер хуҗалыкларын ачып җибәрү тәртибе турында да  җентекләп  таныштырдылар баш белгечләр.

Семинар  барышында бүгенгесе көнне уңышлы эшләп килүче фермерларга бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итеп кооперативлар оештыру, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештереп реализацияләүне җайга салу  максатыннан җиһазлар һәм станоклар кайтарырга ярдәм күрсәтү турында да нигезле сөйләшү булды. Савым сыерлары баш санының сыйфатын яхшырту, лейкозлы сыерларны сәламәт терлекләргә алмаштыру максаты белән дәүләттән субсидия алу тәртибен дә җентекләп аңлаттылар.  Семинар барышында шулай ук эре хуҗалыкларның матди техник базаларын үстерү, яңа техникалар кайтару максатыннан дәүләт ярдәме алу, зур күләмле грантлар оту, бүгенгесе көнне даими рәвештә үзгәреп тора торган кайбер кануннар, аңа кертелгән үзгәрешләр турында да тирән  аңлатмалар бирделәр. Семинар барышында шулай ук эшлекле сөйләшүләр булды. Бер сүз белән әйткәндә, бу республикакүләм олы семинарны оештыру бик файдалы һәм кирәкле чара иде. Киләчәктә инде, мөгаен белгечләрне һәм җитәкчеләрне эшләреннән бүлеп тормыйча мондый эшлекле аралашу чараларын  ешрак оештырырлар диясе генә кала.

  

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса