Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә санитар чистарту буенча икеайлык игълан ителде

Республикабызда санитар чистарту буенча икеайлык игълан ителде

 1 апрельдән 31 майга кадәр чорда Татарстан Республикасында шәһәр, район, авыл җирлеге территорияләрен санитар читарту, төзекләндерү буенча традицион икеайлык игълан ителде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы уздырган видео киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Аны Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров алып барды. Ул кыскача, узган елгы икеайлыкның төп йомгаклары белән таныштырды,быел беренче чиратта күрелергә тиешле санитар-экологик чараларга тукталды.

Бу чорда районыбызның барлык оешма-предприятиеләре, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, авыл җирлекләре үз территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындырырга, яшелләндерергә,төзекләндерү эшләре алып барырга бурычлылар. Бу максаттан өмәләр, санитар көннәр уздыру күздә тотыла. Чисталык айлыгында шәхси һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә читтә калмаслар дип ышанабыз. Бергәләп алынсак кына район үзәге, авылларыбыз, парк –скверларыбыз тагын да ямьлерәк, чистарак булыр бит.

 

Илгиз җамалиев.

51.rodi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса