Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Россия көне уздырылды, яшүсмерләргә паспорт тапшырылды

Бүген районыбызның Үзәк  мәйданында Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торгандыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Бүген районыбызның Үзәк  мәйданында Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Анда 14 яше тулган яшүсмерләргә паспорт тапшырылды. 
Бәйрәм чарасына район башлыгы Илдар Таҗетдинов та килде. Ул балыкбистәлеләрне Россия көне белән котлады, балаларга  илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.
 “Камские звездочки” хореографик бию коллективы  (җитәкчесе Әлфинур Шәвәлиева)  һәм үзешчәннәребезнең җырлары  бәйрәмне тагын да тулыландырды, баетты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса