Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә режим саклауны тикшерү дәвам итә

Штрафлар кабатланырга мөмкин!

Полиция хезмәткәрләре сату һәм башка җәмәгать урыннарында санитар режимны бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрүне дәвам итәләр.
Шуны исегезгә төшереп узабыз, әлеге режимны бозучылар Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә гражданнарга бер мең сумнан 30000 сумга, вазифаи затларга 10000 нән  50000гә, шәхси эшмәкәрләргә 30000 нән 50000, юридик затларга 100000 нән 300000 сумга кадәр штраф каралган.
Әгәр дә хокук бозулар кабатланса гражданнарга 15000 мең сумнан 50000 сумга, вазифаи затларга 300000 нән  500000гә сумга яисә бер елдан өч елга кадәр вазыйфасыннан читләштерү, шәхси эшмәкәрләргә, юридик затларга 500000 нән 1000000 сумга штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктату каралган,- дип белдерә Эчке эшләр бүлеге  хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса