Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә очрашу булып узды

Татарстан Республикасында “Яшьләр вакыты” (“Время молодых”) акциясе бара.

 Аның кысаларында, илле вәкилдән торган команда 25 көн дәвамында республикабыз районнарында булачаклар.

Алар лекцияләр укыйлар, мастер-класслар үткәрәләр, районда яшьләр сәясәтен үстерү буенча егет-кызларның фикерләрен тыңлыйлар. Әлеге тәкъдимнәр киләчәктә район җитәкчелеге  һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эше буенча министрлыктан хуплау табарга мөмкин.

Шушы көннәрдә әлеге очрашу Балык Бистәсендә булып узды.Район яшьләре белән очрашуга Татарстан Республикасының Спорт министры урынбасары Анна Захматова килгән иде.

Чарада 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр егет-кызлар катнаштылар. Шәхси эшмәкәр, районның Аграр тармагы яшьләре иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Олеся Караганова үзләренең гаилә бизнесларының үсеше, аның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.  Авыл шартларында бизнес эшчәнлеген алып бару, үзенең уңышка ирешү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм район яшьләрен кыю, актив, яңалыктан курыкмаска өндәде.

Әлеге очрашу Чулман буендагы  ял паркында көн дәвамында  дәвам итте. Район яшьләре үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм җитәкчелектән тулы җаваплар алдылар.

Очрашу  “Безнең районның киләчәк образы” (“Наш район – образ будущего”) проектын тәкъдим итү  белән тәмамланды.

(Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X