Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә нигә балык юк?

  Мәктәп елларыннан Татарстан Дәүләт музеена алып бара иде укытучыларыбыз. Хәтерләсәгез, икенче катка күтәрелүгә  хәттин ашкан озынлыктагы кырпы балыгы каршы ала. Аны күреп бертөрле олы горурлык биләп ала иде җанны. “Безнеке бит, безнең Чулманнан!”.

Ирексездән иреннәр шушы сүзне пышылдый. Туй , юбилей табыннарына килеп утырдың исә, ярты метрлы чамасы чөгә балыклары өстәлнең затлы ризыгы булып торалар иде булса кирәк. Ыслый башласаң, җәенен юнәлтү берни тормый. Кая югалды бай Чулманыбызның затлы балыклары? Андыйлар түгел, хәтта судак, корбан, опты балыклары юкка чыгып бара түгелме. Көне буена яр буенда балык каптырам дип утырган “азартлы”балыкчыларның да борынын салып кичке эңгер-меңгердә буш  биштәрен иңенә салып кайтканын еш күрәбез түгелме? Хәзер бит инде Бистәнең мәҗлес өстәлләрендә дә терпуг кебек диңгез балыклары өстенлек итә башлады. Ярый әле, елга–инешләрдә кармакка каптырырлык шыртлака, әтләч, кәрәкә, табан балыклары яшәп маташа. Эшмәкәрләребезнең буаларындагы (авт.Күпчелек хуҗалар очраклы затларга балык тотарга рөхсәт бирмәскә тырыша, аларның күбесе рәсмиләштерелмәгән, таныш-белешлек аша гына”үз” кулларга күчкән бөяләр булуга карамастан.) карп, сазан кебек балыклар сатуга чыгып тора. Дөрес, районның бу юнәлештәге уй-планнары бик колачлы. Районыбызның яңа җитәкчеләре бу тармакны тагын да популярлаштырып, моңарчы һәр елны уза торган “Балыкчы көне”н  республика, рәсәйкүләм биеклеккә күтәрергә уйлыйлар. Шушы максаттан район башлыгының туризмны үстерү буенча ярдәмчесе ФирдисәМансурова Чебоксарга районның шушы юнәлештәге  махсус программасын конкурста якларга китте. Җиңеп кайтырга язсын дип телик. Якын вакытларда районда берничә балык үрчетү заводы барлыкка киләчәк дип тә фаразлана, һәрхәлдә бүген сөйләшүләр шуның турында бара. “Хыяллану зыянга булмас”,” Хыялсыз –канатсыз кош” диелә халык әйтемемнәрендә. Инде шактый еллар хыялланабыз бит заманча яңа завод  хакында. Түзәрбез, булсын гына. Ә инде хакыйкатькә килгәндә, Чулман балыгының  юкка чыга баруына ни сәбәбче соң7 Әйдәгез җавапны һөнәри, һәвәскәр балыкчылар белән бергәләп табарга тырышып карыйк. Мин бу уңайдан “Балык Бистәсесендә балык каптыруның  проблемага әйләнә баруын нидә күрәсез? Балыкчылыкны киләчәге бармы?” дигән сорауларга түбәндәге җавапларны ишеттем.

  Инсаф Җамалиев, һәвәскәр балыкчы:

   -Бу шөгылем берничә дистә еллар дәвам итә. Ни кызганыч,соңгы вакытларда Камада балык бетеп бара. Моның сәбәпләрен әллә кайдан эзләп йөрисе юк, су гаҗәеп дәрәҗәдә пычранды, агуланды. Хәтта, файдалы суүсемнәр юкка чыга бара. Моннан 6-7 ел элек корбан, судакларны эләктерергә мөмкин булса, хәзер  бөтенләй диярлек капмый башлады алар. Чөгә, җәен тоту турында хыялланырга да ярамый. Быел туган ягым Азнакайга кунакка кайтып, Ыкта балык тоттым. Уруссу ГЭСы ябылганлык сизелеп тора, берничә кило җәенен, бәртәс, опты  эләктердем. 50 килолы җәен дә каптырырга насыйп булды. Районда хәзер Бәтке елгасына йөрим. Балык та эләгә, тәмнәре гел икенче инде, чөнки суы чиста. Ә Чулманның киләчәк язмышы борчый, билгеле.

-Юрийй Караганов,”Круг” җәмгыяте җитәкчесе:

  -Нигездә, зарланырга урын юк, җәмгыятҗ балыкчылары балык тоту күләмен елдан- ел арттыра баралар. Һәр көнне базага судак,корбан, чуртан,,чабак, алабуга,шамбы кебек 10 төрдән артык балык кайта. Әйе, җәен кимеде, чөгә бөтенләй диярлек бетеп бара. Аларның кимүе бик күп факторларга бәйле. Беренчедән Кама янәшәсендә химиягә нигезләнгән производство обҗектлары ишәйде. Суның бераз гына булса да агулануы бардыр диеп уйлыйм. Аннан килә, җәен, чөгә балыкларының кимүе, бетүендә һәвәскәр балыкчыларның да гаебе зур. Эләккән кечкенә балыкны кире суга җибәрмиләр. Югыйсә бит, чөгә балыгына 460 грамм авырлыкка кадәр җитү өчен биш ел вакыт кирәк.Җәен балыгы да шулай ук бик үзгә нәзберек балык, биш елга кадәр үсә, аннан соң гына авырлык җыя башлый. Ә менә бу хакта уйламыйлар да. Республика буенча кабул ителгән программалар тормышка аша калса, әле Камабызның балыкка мул чакларын да күрергә насыйп булыр.Бирсен Ходай!

Алмаз Шарипов,һәвәскәр балыкчы:

-Балачакта балыкчыларның Камада ике көймәдә биш метр чамалы кырпыны ярга өстерәп китергәннәре хәтергә уелып калган. Ике көн шушы балык белән кайнаштылар. Гел шундый балык тотарга хыялланып үстем, төшләргә керә иде шул кырпы балыгы. Камага тартылуым да шуннан килгәндер диеп уйлыйм. Һөнәр итеп сайламасам да, кармак белән балыкка йөрү минем өчен олы бер ләззәт, җаныма ял бирә. Беренче вакытларда кармакка да әллә ни шаккатмалы балыклар каптыра идек. Кышын, җәен балыктан буш кайтканымны хәтерләмим дә. Ә хәзер балыкка элеккеге гадәт буенча гына”үҗәтләнеп” кенә йөрим. Буш кайткан көннәр аз түгел Табигате, сулыклар да үзгәрде. Соңгы вакытларда Күгәрчен авылы янәшәсенә йөри идем, анда да сулыклар пычрануга бара. Түләүле бөяләрдә балык тотуны җенем сөйми. Балыгын да тот, акча да түлә. Ни генә булмасын, саулыгым булганда бу шөгылемне ташламаячакмын. Ул миңа ниндидер бер рухи тынычлану, яшәешем өчен адреналин бирә сыман.

Николай Алексеев, ветеран- балыкчы:

-Мин балыкчылар династисеннән, бабай, әти дә балыкчылар иделәр. Үзем район балык заводында 43 ел хезмәт куйдым. Балыкның кимүенә килгәндә, үземнең дә җаным әрни. Сәбәпләре шактый дип саныйм. Беренчедән суның чисталыгы елдан- ел начарлана бара. Икенчедән, сусаклагычның эш реңжимына караганда балык мәсьәләсенә, аның язмышына игьтибар ителми миңа калса. Нәкь уылдык чәчү вакытында суны бер күтәрәләр, бер төшерәләр. Инде аннан килә, сулыкларда браконьерлар бик күбәйде. Элек без Масловкада өч кенә балыкчы идек. Хәзер исә ике йортның берсендә балыкчы.”Көймә” рөхсәте һәркемгә моның өчен зур мөмкинлекләр бирде. Бездә хәзер чөгә балыгын бөтенләй күрмисең. Җәен дә санаулы гына кала бара, чөнки бу балыкны каптыруның бик кулай ысулын таптылар, ә чикләүләр юк. Тоталар, ашыйлар, саталар, авырлыгына игьтибар да иткән кеше юк. Аны 30 килограммга чаклы үстерү өчен 30 ел вакыт кирәк. Бар иде балык элеккеге заманаларда, чуртанның килограммы 1 тиен, ә чөгәнеке 1 сум торган совет чорында. Җәен биш тиен , гомумән дә чөгәдән кала, килограммы 9 тиеннән арткан балык юк иде сатуда.Чөгәне сменага 2-3 центнер тоткан вакытлар булды. Тормы

Балык Бистәсендә нигә балык юк

   Мәктәп елларыннан Татарстан Дәүләт музеена алып бара иде укытучыларыбыз. Хәтерләсәгез, икенче катка күтәрелүгә  хәттин ашкан озынлыктагы кырпы балыгы каршы ала. Аны күреп бертөрле олы горурлык биләп ала иде җанны. “Безнеке бит, безнең Чулманнан!”. Ирексездән иреннәр шушы сүзне пышылдый. Туй , юбилей табыннарына килеп утырдың исә, ярты метрлы чамасы чөгә балыклары өстәлнең затлы ризыгы булып торалар иде булса кирәк. Ыслый башласаң, җәенен юнәлтү берни тормый. Кая югалды бай Чулманыбызның затлы балыклары? Андыйлар түгел, хәтта судак, корбан, опты балыклары юкка чыгып бара түгелме. Көне буена яр буенда балык каптырам дип утырган “азартлы”балыкчыларның да борынын салып кичке эңгер-меңгердә буш  биштәрен иңенә салып кайтканын еш күрәбез түгелме? Хәзер бит инде Бистәнең мәҗлес өстәлләрендә дә терпуг кебек диңгез балыклары өстенлек итә башлады. Ярый әле, елга–инешләрдә кармакка каптырырлык шыртлака, әтләч, кәрәкә, табан балыклары яшәп маташа. Эшмәкәрләребезнең буаларындагы (авт.Күпчелек хуҗалар очраклы затларга балык тотарга рөхсәт бирмәскә тырыша, аларның күбесе рәсмиләштерелмәгән, таныш-белешлек аша гына”үз” кулларга күчкән бөяләр булуга карамастан.) карп, сазан кебек балыклар сатуга чыгып тора. Дөрес, районның бу юнәлештәге уй-планнары бик колачлы. Районыбызның яңа җитәкчеләре бу тармакны тагын да популярлаштырып, моңарчы һәр елны уза торган “Балыкчы көне”н  республика, рәсәйкүләм биеклеккә күтәрергә уйлыйлар. Шушы максаттан район башлыгының туризмны үстерү буенча ярдәмчесе ФирдисәМансурова Чебоксарга районның шушы юнәлештәге  махсус программасын конкурста якларга китте. Җиңеп кайтырга язсын дип телик. Якын вакытларда районда берничә балык үрчетү заводы барлыкка киләчәк дип тә фаразлана, һәрхәлдә бүген сөйләшүләр шуның турында бара. “Хыяллану зыянга булмас”,” Хыялсыз –канатсыз кош” диелә халык әйтемемнәрендә. Инде шактый еллар хыялланабыз бит заманча яңа завод  хакында. Түзәрбез, булсын гына. Ә инде хакыйкатькә килгәндә, Чулман балыгының  юкка чыга баруына ни сәбәбче соң7 Әйдәгез җавапны һөнәри, һәвәскәр балыкчылар белән бергәләп табарга тырышып карыйк. Мин бу уңайдан “Балык Бистәсесендә балык каптыруның  проблемага әйләнә баруын нидә күрәсез? Балыкчылыкны киләчәге бармы?” дигән сорауларга түбәндәге җавапларны ишеттем.

  Инсаф Җамалиев, һәвәскәр балыкчы:

   -Бу шөгылем берничә дистә еллар дәвам итә. Ни кызганыч,соңгы вакытларда Камада балык бетеп бара. Моның сәбәпләрен әллә кайдан эзләп йөрисе юк, су гаҗәеп дәрәҗәдә пычранды, агуланды. Хәтта, файдалы суүсемнәр юкка чыга бара. Моннан 6-7 ел элек корбан, судакларны эләктерергә мөмкин булса, хәзер  бөтенләй диярлек капмый башлады алар. Чөгә, җәен тоту турында хыялланырга да ярамый. Быел туган ягым Азнакайга кунакка кайтып, Ыкта балык тоттым. Уруссу ГЭСы ябылганлык сизелеп тора, берничә кило җәенен, бәртәс, опты  эләктердем. 50 килолы җәен дә каптырырга насыйп булды. Районда хәзер Бәтке елгасына йөрим. Балык та эләгә, тәмнәре гел икенче инде, чөнки суы чиста. Ә Чулманның киләчәк язмышы борчый, билгеле.

-Юрийй Караганов,”Круг” җәмгыяте җитәкчесе:

  -Нигездә, зарланырга урын юк, җәмгыятҗ балыкчылары балык тоту күләмен елдан- ел арттыра баралар. Һәр көнне базага судак,корбан, чуртан,,чабак, алабуга,шамбы кебек 10 төрдән артык балык кайта. Әйе, җәен кимеде, чөгә бөтенләй диярлек бетеп бара. Аларның кимүе бик күп факторларга бәйле. Беренчедән Кама янәшәсендә химиягә нигезләнгән производство обҗектлары ишәйде. Суның бераз гына булса да агулануы бардыр диеп уйлыйм. Аннан килә, җәен, чөгә балыкларының кимүе, бетүендә һәвәскәр балыкчыларның да гаебе зур. Эләккән кечкенә балыкны кире суга җибәрмиләр. Югыйсә бит, чөгә балыгына 460 грамм авырлыкка кадәр җитү өчен биш ел вакыт кирәк.Җәен балыгы да шулай ук бик үзгә нәзберек балык, биш елга кадәр үсә, аннан соң гына авырлык җыя башлый. Ә менә бу хакта уйламыйлар да. Республика буенча кабул ителгән программалар тормышка аша калса, әле Камабызның балыкка мул чакларын да күрергә насыйп булыр.Бирсен Ходай!

Алмаз Шарипов,һәвәскәр балыкчы:

-Балачакта балыкчыларның Камада ике көймәдә биш метр чамалы кырпыны ярга өстерәп китергәннәре хәтергә уелып калган. Ике көн шушы балык белән кайнаштылар. Гел шундый балык тотарга хыялланып үстем, төшләргә керә иде шул кырпы балыгы. Камага тартылуым да шуннан килгәндер диеп уйлыйм. Һөнәр итеп сайламасам да, кармак белән балыкка йөрү минем өчен олы бер ләззәт, җаныма ял бирә. Беренче вакытларда кармакка да әллә ни шаккатмалы балыклар каптыра идек. Кышын, җәен балыктан буш кайтканымны хәтерләмим дә. Ә хәзер балыкка элеккеге гадәт буенча гына”үҗәтләнеп” кенә йөрим. Буш кайткан көннәр аз түгел Табигате, сулыклар да үзгәрде. Соңгы вакытларда Күгәрчен авылы янәшәсенә йөри идем, анда да сулыклар пычрануга бара. Түләүле бөяләрдә балык тотуны җенем сөйми. Балыгын да тот, акча да түлә. Ни генә булмасын, саулыгым булганда бу шөгылемне ташламаячакмын. Ул миңа ниндидер бер рухи тынычлану, яшәешем өчен адреналин бирә сыман.

Николай Алексеев, ветеран- балыкчы:

-Мин балыкчылар династисеннән, бабай, әти дә балыкчылар иделәр. Үзем район балык заводында 43 ел хезмәт куйдым. Балыкның кимүенә килгәндә, үземнең дә җаным әрни. Сәбәпләре шактый дип саныйм. Беренчедән суның чисталыгы елдан- ел начарлана бара. Икенчедән, сусаклагычның эш реңжимына караганда балык мәсьәләсенә, аның язмышына игьтибар ителми миңа калса. Нәкь уылдык чәчү вакытында суны бер күтәрәләр, бер төшерәләр. Инде аннан килә, сулыкларда браконьерлар бик күбәйде. Элек без Масловкада өч кенә балыкчы идек. Хәзер исә ике йортның берсендә балыкчы.”Көймә” рөхсәте һәркемгә моның өчен зур мөмкинлекләр бирде. Бездә хәзер чөгә балыгын бөтенләй күрмисең. Җәен дә санаулы гына кала бара, чөнки бу балыкны каптыруның бик кулай ысулын таптылар, ә чикләүләр юк. Тоталар, ашыйлар, саталар, авырлыгына игьтибар да иткән кеше юк. Аны 30 килограммга чаклы үстерү өчен 30 ел вакыт кирәк. Бар иде балык элеккеге заманаларда, чуртанның килограммы 1 тиен, ә чөгәнеке 1 сум торган совет чорында. Җәен биш тиен , гомумән дә чөгәдән кала, килограммы 9 тиеннән арткан балык юк иде сатуда.Чөгәне сменага 2-3 центнер тоткан вакытлар булды. Тормыш болай барса, балык язмышы бик аяныч хәлләргә кала булса кирәк.

  Менә шулай җәмәгать,яшәеш болай барганда Балык Бистәсенең якын киләчәктә өметле балык җирле булырына әллә ни өметләр күренми әлегә. Дәүләт программаларына ышанасы кала. Ә ышанасы килә. Өметсез шайтан гына.

Вазыйх Фатыйхов.

 

 фотоfish-hook.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X