Балык Бистәсендә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» исемле акция узды
Шушы көннәрдә район Үзәк мәчете янындагы ял паркында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» исемле акция узды.
Анда район җитәкчелеге, сәламәтлек саклау, белем бирү оешма-учреждениеләре, полиция бүлеге вәкилләре катнашты. Чараны үткәрүдә балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре зур эш башкардылар.
Программаны бик күңелле алып бардылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа