Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә милли проектларның берсе “Демография” проекты да актив рәвештә тормышка ашырылып килә

 Балык Бистәсендә милли проектларның берсе “Демография” проекты да актив рәвештә тормышка ашырылып килә.

 Авылларда яшәүче 65 яшьтән узган 1344 кешене ел азагына кадәр тикшеренүләр уздырырга планлаштыралар. Алар район үзәге хастаханәсенә, Котлы Бөкәш, Югары Тегермәнлек амбулатор дәвалау бүлекләренә алып барылачак.  Бүгенге көндә махсус бирелгән машина белән көненә 24-25 әр өлкән буынны  Котлы Бөкәш амбулатор дәвалау бүлегенә йөртәләр. Әлеге машинага махсус штатка шофер алынган, урыннар дүрт кешегә, һәм бер коляскага исәпләнгән.

Котлы Бөкәш, Биектау, Каз. Чаллы авылларыннан өлкәннәр тикшеренү үткән, шушы көннәрдә Үри,  Бирдебәк авылыннан да әби-бабайларыбызны Котлы Бөкәш амбулатор дәвалау бүлегенә алып килделәр. Аларга волонтерлар ярдәм итә.  Машинага утырырга булышалар, аннан аларны дәвалау бүлеге ишегалдында каршы алалар һәм шәфкать туташы белән бергә бинага алып керәләр.

Өлкәннәребез тикшеренүләр үтәргә бик теләп баралар. Бүген дә йөзләрендә елмаю иде. “Бик рәхмәтлебез, кызым, барысына да. Безне кайгыртып, барлап йөриләр. Өлкәннәргә хөрмәтләре бик зур. Тикшеренүләр кирәк ул. Һәрберебезгә Ходай сәламәтлек бирсен”, – дип теләкләрен җиткерде Үри авылыннан 73 яшьлек Марья Новикова. “Бу тикшеренүләр бик мөһим. Үзебез генә тәвәкәлләп чыгып китә алмаган булыр идек.  Безгә әлеге ярдәм кирәк иде. Рәхмәтләребез чиксез”, – дип сүзгә кушылды шул ук авылдан Дания Лукина.

 

 Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса