Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр 7 нче Бөтенроссия «Интернетка рәхмәт-2021» бәйгесенең район турында катнаштылар.

 Районыбызның бер төркем өлкәннәре шушы көннәрдә компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның 7 нче Бөтенроссия «Интернетка рәхмәт-2021» бәйгесенең район турында катнаштылар.

Ул Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясендә узды. Анда иң актив пенсионерлар компьютер кулланучысын белүгә тест уздылар.

Ахырда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Рафаэль Исмәгыйлев, ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Роза Горшкова җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса