Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә әлеге конкурс елдан - ел популярлаша

 Балык Бистәсендә декабрь-гыйнвар айларында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашыннан” республика бәйгесенең район этабы барды.

 Конкурска барлыгы 17 кеше тәкъдим ителгән иде. Шәхес буларак район үсешенә керткән хезмәтләрен исәпкә алып, һәрбер номинация таләпләренә җавап бирерлек кешеләр сайлап алынды һәм хатын-кызлар утырышында фикер алышу булды. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсының район этабы финал өлеше үтте.   “Хатын-кыз – ана”, “Мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим”, “Язмышым - минем һөнәрем”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес леди”, “Өченче буын героинясы”, “Ир-ат – лидер”, “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинацияләре буенча 10 кеше җиңүче итеп билгеләнде. Район хатын-кызлар советы рәисе Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары һәр чыгышны энә күзеннән үткәрде һәм үз бәясен бирде.

-Җиңүчеләрне эш буенча гына түгел, төрле яклап бәяләдек. Номинациядәге таләпләрдән тыш җәмгыятьтә күрсәткән хезмәте,  гаилә хәле,  кешелеклелеге - барысы да исәпкә алынды. Әлеге конкурс халык арасында елдан-ел популярлаша. Быел “Ел хатын-кызы –галим” номинациясендә дә катнашучы булды. “Ир-ат - лидер”, “Ир-ат  - мәрхәмәтле йөрәк” номинациясенә дә  дәгъва белдерүчеләр шактый иде. Хәтта “Ир-ат  - мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңүче итеп 2 кешене билгеләдек. Әлеге бәйгедә депутатларның катнашуы да сөенечле хәл. Жюри әгъзалары ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Өченче буын героинясы” номинациясендә катнашучыларга өстенлек бирде.  Җиңүчеләр февраль аенда узачак зона ярышларына барачак. Анда җиңү яулаучылар республика сәхнәсендә үзләрен танытырлар дип өметләнеп калыйк. 8 март - Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне   сәхнәдә тәбрикләргә уйлыйбыз. Район хатын-кызлар советы рәисе буларак, катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт җиткерәм. Киләчәктә дә безнең районыбызның данлыклы, булдыклы кешеләрен район һәм республика күләмендә танытырга иде, моңа лаек кешеләр бик күп,-дип теләкләрен җиткерде район хатын-кызлар советы рәисе Фирдания Әхмәтҗанова.

 

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса