Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә коррупция очраклары ачыкланмады

 Күптән түгел Балык Бистәсе муниципаль районында  коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды.

 Утырышны муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов алып барды.

Районда гамәлдә булган программаларның барлык төрләре буенча торак бирү барышында исәпкә кую һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру, район территориясендә социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм аларга киртә кую чаралары турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев чыгыш ясады.

–2021 елда Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә төрле программалар буенча торак шартларын яхшырту хокукын 4 гаилә гамәлгә ашырды. «Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы» программасы буенча – 1 гаилә, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы нигезендә – 1, «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне тәэмин итү» – 1 гаилә, социаль ипотека –1 гаилә.

Бу очракларда закон бозу мөмкин түгел. Чөнки югарыдагы ведомстволар даими рәвештә бу программалар буенча хисап эшләрен яңарту буенча запрослар үткәрәләр һәм Балык Бистәсе муниципаль районында гражданнарның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән әлеге эшләрне һәм норматив базаны тикшереп торалар, – диде ул.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупцион күренешләрне кисәтү темасына Балык Бистәсе районында "Идарәче компания" җәмгыяте директоры Евгений Бочаров чыгыш ясады.

- Идарәче компания карамагында гомуми мәйданы 42 мең кв. м булган 46 күп фатирлы йорт (917 фатир) тора.

Ел саен торак хезмәтләренә тарифлар Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары белән раслана.

Безнең җәмгыять белән торак-коммуналь хуҗалык фонды арасында капиталь ремонт үткәрү турында килешү төзелде. Күпфатирлы йортлар милекчеләренең региональ оператор исәбендә капиталь ремонт формалаштыру буенча беркетмәләре бар.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны планлаштырганда, халык белән эш төрләрен раслау буенча гомуми җыелыш үткәрелә.

Бездә торак хуҗаларының ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән турыдан-туры килешүләр төзү турында беркетмәләре бар.

«Татэнергосбыт» акционерлар җәмгыяте белән төзелгән килешү нигезендә түләнгән акчалар турыдан-туры хезмәт күрсәтүчеләргә күчерелә, ә капиталь ремонт өчен җыелган акчалар, идарәче компаниядән кала, региональ оператор исәбенә күчерелә.

Барлык эш төрләре дә торак фонды мониторингы системасында чагылыш таба. Шулай ук Татарстан Республикасы торак фондын мониторинглау һәм Россия Федерациясенең торак коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмати системаларында компаниянең бөтен эшчәнлеге күренә.

Шулай ук идарәче компаниянең эшчәнлеген республиканың торак инспекциясе дә тикшерә. Аның барышында торак фондына хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм күпфатирлы йортларның милекчеләренә куела торган счетларны исәпләүнең дөреслеге тикшерелә.

Күп фатирлы йортлар рәисләре аша башка милекчеләргә җиткерү өчен,  коррупциягә каршы характердагы белешмәлекләр даими таратыла.

Коррупцион хокук бозуларны кисәтү максатларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк эше турында үзәкнең директоры Нурислам Сафиуллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының «муниципаль бюджет учреждениесендә коррупциягә каршы тору эше» турында мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков сөйләде.

2021 елда муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен, башка күчемсез милекне арендага бирү нәтиҗәләре турында, муниципаль милектәге мөлкәтне файдалану һәм куллану буенча контрольне гамәлгә ашыру турында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәрит Вафин чыгыш ясады.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Илсөя Ногманова бюджет акчаларының максатчан кулланылышына эчке финанс контроле, 2021 елда Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының, муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү турында сөйләде.

Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау эше турында баш табиб Динар Гаязов хисап тотты.

Утырыш барышында район прокуроры Руслан Шакирҗанов һәм район башлыгы Илдар Таҗетдинов чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар, 2021 елның беренче яртыеллыгында хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап актларын исәпкә алу һәм анализлау буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов сөйләде.

- Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының 2021 елның 19 апрелендәге 105пг номерлы карары белән расланган «Коррупция фактлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен” Балык Бистәсе муниципаль районы Советы, Пенсия фонды, район үзәк хастаханәсе автостанцияләре һәм поликлиникасы биналарында урнашкан махсус тартмаларны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов, район ветераннар Советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев, район контроль-хисап палатасы рәисе Азат Бәдретдинов составындагы комиссия ачты.

“Ышаныч тартмалары”н ачу нәтиҗәләре буенча гражданнардан коррупция фактлары турында мөрәҗәгатьләр килмәү ачыкланды.

2021 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча, безнең район 27 район арасында беренче урынны алды, – диде ул.

Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен тартмаларның адреслары:

Балык Бистәсе муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты бинасы;

Балык Бистәсе, Сосновая ур., 6, үзәк район хастаханәсе бинасы;

Балык бистәсе, Ленин ур., 58, Пенсия фонды бинасы;

Балык бистәсе, Ленин ур., 81, автовокзал бинасы.

 

Таңсылу  Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса