Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә хуҗасыз этләрне аулау  башланачак

Балык Бистәсендә хуҗасыз хайваннарны аулау мартның беренче яртысында  башланачак.

Бу көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты һәм "ЗООЦЕНТР" җәмгыяте арасында сукбай хайваннарны аулау һәм вакцинацияләү буенча  контракт төзелде. Хайваннарны аулау өчен гаризалар әлеге җәмгыятькә тапшырылачак. Бу гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләреннән соң эшләнде.

Бу уңайдан район хакимияте бистәдә яшәүчеләрдән  этләрне караучысыз урамга чыгармаска өнди.

Шулай ук Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексы  нигезендә этләрне урамда йөртү тәртибен бозу, урамнарда, паркларда, скверларда, барлык төр җәмәгать транспортында һәм башка җәмәгать урыннарында аларны борынчыксыз һәм йөгәнсез йөртү, шулай ук аларны җәмәгать урыннарында караучысыз калдыру - 300 сумнан 1 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса