Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды

Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.

Ул Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле граждан буларак хәрби исәпкә куелган.  Ул хәрби комиссариат бүлегенә килеп хәрби хезмәткә чакыруны үз имзасы белән кул куеп ала. Хәрби хезмәткә чакырылучы җитди сәбәпләрсез,  Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә, хәрби хезмәт итү урынына бармый .
Соңыннан ул күзләренә лазер белән операция ясата. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясендә хезмәткә яраксызлык категориясен куярлар дип уйлый.
Суд утырышында Балык Бистәсе район хәрби комиссариатының хәрби-табиб комиссиясе рәисе 2021 елның сентябрендә И. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә медицина комиссиясе узуын һәм аз гына чикләүләр белән хәрби хезмәткә яраклы дип танылуын раслады (Б3 категориясе буенча).  Ул баш авыртуына зарланган, табиб-офтальмолог армиядә хезмәт итү өчен чикләү булмаган диагноз куйган.
Суд РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше буенча, бу  очракны хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмау сәбәпле, хезмәткә чакырылудан качу буларак дип билгеләнде.
И. элек хөкем ителмәгән, теркәлү урыны буенча полиция бүлегенең  участок уполномоченные тарафыннан уңай характеристика бирелгән.
Суд И.ны Росссия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба, аның сәламәтлеген искә алып  (балачактан күрү начар булган) аңа дәүләт файдасына 30000 (утыз мең) сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгели.
Таңсылу Минһаҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X