Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне һәркемгә матур мизгелләр бүләк итте.

Балалар -  безнең өчен иң кадерле кешеләр. Шуңа күрә дә укытучылар, ата-аналар, туганнары аларга 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне хәтерләрендә матур мизгел булып калсын өчен бар көчләрен куялар.

Бу көнне район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, җитәкчеләре Илсур Садыйков белән берлектә, бәйрәм белән котлап фотога төштеләр һәм интернетка урнаштырдылар.

Аннан балалар иҗат үзәгендә эшләүчеләр онлайн рәвештә “Мин Татарстанда тудым” асфальтта рәсем ясау, “Балалар елмаюы”, “Күңелле балачак сәхифәсе” фотоконкурслары, “Күңелле туп”, “Җиңел скакалка” исемендә флешмоблар  һәм башка уеннар оештырдылар.

Балалар үзләренең фотоларын һәм эшләрен балалар иҗат үзәгенә юллаганнар. Аларны социаль челтәрләрдә таратканнар. Кызыклы эшләр Грамота һәм Дипломнар белән бүләкләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса