Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә   “Иң яхшы хат ташучысы” билгеле булды

Күптән түгел “ Авыл офыклары” редакциясе үзенең  социаль челтәрләрендә “ Иң яхшы хат ташучы” бәйгесен игълан иткән иде. Тавыш бирү төгәлләнде  һәм җиңүчебез билгеле булды.

Балык Бистәсенең  “Иң яхшы хат ташучысы” исеменә 26 ел почта бүлегендә хезмәт куючы Сәрия Гәйнетдинова лаек булды. Әлеге ханым Ямаш авылынан. Гаилә дә алар ике бала үсәләр. Сәрия апаның әти-әнисе гомер буе колхозда хезмәт итәләр.

 Сәрия апа мәктәпне тәмамлагач, сатучы һөнәрен үзләштерә. Ике ел дәвамында сәүдә өлкәсендә эшли, соңыннан почта бүлегенә хат ташучы булып урнаша.

-Әлеге эшне сайлап алганыма һич кенә дә үкенмим. Эшем җаваплы, авыр, бик күп сабырлык сорый. Газета-журналар көтеп утыручы әби-бабаларымны, апа-абыйларымны янына килүгә бөтен булган авырлыклар юкка чыга,- дип сүзен башлады Сәрия апа.

-Сез бит газет журналлар таратудан тыш, өлкәннәргә пенсия дә өләшәсез. Акчалар белән эш итү эшегездә кыенлыклар тудырмыймы? – дип сорыйм аннан.

-Эш булгач, төрле хәлләр була. Пенсиясен дә, газета, журналларын да вакытында хуҗасына алып барып бирергә кирәк. Участокта булган кешеләрем бик әйбәт. Барысы белән дә уртак тел табабыз. Гомер уза, менә шулай сизелми генә 26 ел узып та китте.

-Тормыш иптәшегез эшегезгә ничек карый, гаиләгез белән таныштырып үтсәгез иде?

- Эшемне бик яратам. Дус һәм тату коллективтан китәсе килми. Җитәкчебез дә бик әйбәт, эшләгән кешенең хезмәтен күрә белә торган кеше. Гаиләгә килгәндә, ике бала тәрбияләп үстердек. Алар инде тормышта. Ике оныгыбыз бар. Аларга куанып яшибез.

-Матур теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

-Барлык кешегә дә сәламәтлек телим. Минем өчен тавыш биргәннәргә дә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Һәрвакыт мул тормышта, тыныч күңел белән  яшәсеннәр.

 

 

Гөлчәчәк Газизова.

фото Алина Губаева.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса