Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Балык- булсын!” акциясе уздырылды

 Татарстан Республикасы су саклагычларының акваторияләрендә биологик ресурсларның сакланышын тәэмин итү,кышкы чорда балыкларның һәлак булуына юл куймау максатыннан бозда чокырчыклар (лунки) тишү буенча “Балык–булсын! (Рыбе–быть!)» акциясе уздырыла.

 Кыш ахырына сулыкларда кислород запасы кими. Бу балыкларның күпләп кырылуына сәбәп булырга мөмкин. Шуңа да бозны тишеп сулыкларны кислород белән баетырга кирәк.

Балык Бистәсе районда бу мөһим экологик акция “Круг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең (җитәкчесе Юрий Караганов) бригадалары көче белән башкарылды. Балыкчылар Чулманның Подгорная күле районында һәм башка балык күпләп җыела торган урыннарда 500 дән артык чокырчык тишеп, аларга камыш көлтәләре урнаштырдылар. Бу акция районыбызның балыклы буа-плотиналары булган егермегә якын авыл җирлегендә дә уздырыла.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

Фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса