Балык Бистәсендә «Ачык ишекләр” көне булачак
*****
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районындагы территориаль бүлеге, Роспотребнадзорның №82 (11.02.2020 ) боерыгы нигезендә, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2020 елның 17 сентябрендә 12.00 дән 16.00 гә кадәр «Ачык ишекләр» көне үткәрү турында хәбәр итә.Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләргә «Ачык ишекләр” көнендә кабул итү өчен алдан язылу 88436121208 телефоны буенча башкарылачак. Үткәрү урыны - Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, штп. Балык Бистәсе, Сосновая ур., 2.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа