Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенә Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән килде

Узган атна ахырында районыбызга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән килде. Министр Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы мәдәният йортында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе белән “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең “2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары.

 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны агымдагы елга төзү яки озайту” темасына җыелыш уздырды.

Җыелышта шулай ук район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район хакимиятеннән җаваплы вәкилләр катнашты.

“Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе-лесничий Нияз Таҗмиев үз чыгышында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

-Бүгенге көнгә урман фондының гомуми мәйданы 42602 гектарны тәшкил итә. Күпчелеге яфраклы урман. Балык Бистәсенә шуның 24020 гектары туры килә.

Узган ел гражданнарның кирәк-яраклары өчен агач сату-алу буенча гомуми суммасы 295 мең сум булган 41 килешү төзелгән. Бу 8,34 гектар мәйданны тәшкил итә.

Урманчылыкта 29 кеше эшли. Алар арасында 16 дәүләт урман инспекторы хезмәт куя. Һәрберсенең хезмәт өлешенә 2840 гектар мәйдан туры килә.

Урманнарны күзәтчелек итү өчен 8 автомобиль беркетелгән. Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарга 1237 рейд ясалган, 12 урман закончалыгын бозу очраклары ачыкланган (74 мең сум зыян салынган). 27 административ хокук бозу беркетмәсе төзелгән. Шуларның берсе юридик затка. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә 57 кисәтү ясалган икән, бу үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирде.

2019 елда урман яңарту эшләре 90,8 гектарда башкарылган. Урман культуралары 82,8 гектарда утыртылган. Шуның исәбендә арендатор тарафыннан 7 гектары исәпләнә.

Хәзерге вакытта урманнарга янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек бара. Авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучылар белән очрашулар уздырабыз, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эш алып барабыз, - диде Нияз Таҗмиев.

Кызыл Йолдыз урманчылыгында 2020 елда урмандагы янгын очракларына каршы көрәш буенча республика семинары уздырылачагы хакында да әйтеп узды җитәкче. Урманчылар әзерләү буенча да биредә  нәтиҗәле эш алып барыла. Бүгенге көндә Лубян урман хуҗалыгы колледжында 8 студент белем ала.

“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең башкарылган эшләре һәм киләчәккә планнары турында “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” директоры Альберт Закиров сөйләде.

 

Язманың дәвамы газета битләреннән укый алаыз.

Автор Фарваз Каюмова.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса