Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе поликлиникасында  коронавируска каршы прививка ясату дәвам итә

Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе поликлиникасында  коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату башланды.

 Беренче кайткан вакциналар 18 яшьтән өлкән төрле категориядәге 35 кешегә ясалган. Аларның 8 е пенсионер, 15 медицина хезмәткәре (5 се табиблар), 2 энергетик, транспорт хезмәте хезмәткәре.

-Прививка ясатучылар арасында ниндидер авыру, кәефсезләнү очраклары юк. Мәсәлән, Полянка авылыннан, йөрәк-кан тамырлары авыруы белән диспансер учетта торучы 70 яшьлек кеше үзе  вакцинация ясатырга теләк белдерде. Ул башта табиб тикшерүе узды, тиешле анализлар бирде һәм прививкаланды. Бүген  аның алтынчы көне. Сәламәтлегендә үзгәрешләр юк.

Без аны 21 көн узганнан соң вакцинациянең икенче этабына көтәбез, - диде поликлиника мөдире Энҗе Гаязова.

Бу вакцинаны районда яшәүче һәрбер кеше ясата ала, шул исәптән пенсионерлар һәм хроник авырулары булучылар да. Гыйнвар азагына кадәр препарат тиешле күләмдә кайтарылачак. Аңа язылу бердәм дәүләт хезмәте порталында да мөмкин булачак.

 

«Коронавирустан вакцинация ясату бүгенге көндә кирәкле процедура.  Беренчеләрдән булып прививка ясаттым, үземне яхшы хис итәм. Бөтен күрсәткечләр дә тиешле дәрәҗәдә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим.  Хәзерге вакытның үзенчәлеген исәпкә алганда вакцинация ясату бердәнбер дөрес юл»,-диде район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса