Балык Бистәсе ЗАГС бүлеге «Әниемә хат» исемле конкурс игълан итә
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Халыкара Әниләр көнен билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Балык Бистәсе гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге «Әниемә хат» исемле конкурс игълан итә. Анда әниегезне ничек яратуыгыз, аның сезгә кирәкле вакытта биргән файдалы үгет-нәсыйхәтләре, киңәшләре турында языгыз. Хатларны татар һәм рус телләрендә 2019 нчы елның 15 нче ноябренә кадәр Балык Бистәсе поселогы, Ленин урамы, 48 йорт. ЗАГС бүлегенә яисә Milyausha.Zaripova@tatar.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа