Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Юлсубино авылы Сабан туенда утын гына кисмәделәр...

 Күгәрчен чишмәсенә илтә торган тыкрыктан җәяүлеләр, болынлык  өстендәге олы юлдан машиналар мәйданга агыла. Сабантуйга иң тәҗел эшне ташлап булса да киләләр. Һәркем ашкынып, сагынып, көтеп алган бәйрәм бит.  

 Туган якка кайткач җанга рәхәт.  Монда бөтен нәрсә үзгәчәрәк: таңнар алсу, күлләр зәңгәр, таулар биек, күңелләр күтәренке, хисләр кайнар. Якташ шагыйребез Равил Фәйзуллинча әйтсәк:  
Туган якның һәр нәрсәсе 
                             Гадәтидән бүтәнчәрәк. 
                             ...Үрләре дә биек тау күк.
 Халык шагыйре, Тукай бүләге иясе  Равил Габдрахман улы үзе дә кайткан. Авылдашлар белән белән кул биреп күрешеп, хәл белеп мәйданны урый.  
Минем дә иң мөкаддәс сабый чагым узган, кендек каным тамган туган җирем бу. Сыйныфташларым Илһамия, Равия, Дания, Фәхрикамал... мөгаен, алар да мондадыр...
  Күңел Сабантуйны сагынган. Узган ел булмагач   бигрәк тә зарыктырган. Сәүдәгәрләр барысыннан да алданрак килеп сату эшен көйләп җибәргәннәр. Шашлык пешерүчеләр учакка ут сала. Халыкка тәгам җыяр өчен урындык-өстәлләр көйләп куелган. Учактан күтәрелгән төтен исе тын гына аккан инеш, яшел болын өстендә уйнап тора да: “Тизрәк килегез!” – дигән сыман, җил белән авыл ягына юл ала.  
 Күгәрчен чишмәсенә илтә торган тыкрыктан җәяүлеләр, болынлык  өстендәге олы юлдан машиналар мәйданга агыла. Сабантуйга иң тәҗел эшне ташлап булса да киләләр. Һәркем ашкынып, сагынып, көтеп алган бәйрәм бит.   Елына бер була торган, олысын-кечесен бергә туплаучы авыл җыены бу. Монда бөтен кеше дә бер тигез – бөтен кеше кунак һәм бөтен кеше хуҗа. Шулай дисәк тә, авылның хуҗасы бар: Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов бәйрәм белән котлап Сабантуйны ачып җибәрә.
    Мәйдан уртасында балалар – сөлге тота белгән малайлар үзләрен көрәштә сынап карый. Аннары яшь-җилкенчәк, бераздан ир-егетләр мәйдан тота. Өлкәннәр дә   Сабантуй уеннарын чит итми. Җамалия апа Кәримуллина ике дә уйламыйча утын кисүчеләр белән ярышка килеп керде. Аның апам Саймә белән Балтач мәктәбендә эшләп йөргән яшь чакларын хәтерлим әле. Һаман шулай үткен сүзле, йөзендә  елмаю.  Яшьләргә бил бирми ничек кенә тарта әле пиланы. 
Сабантуйны алып баручы Нияз Гарипов  Равил Фәйзуллинны   мәйдан уртасына чакыра. Әлбәттә аның халыкка әйтер сүзе бар. Ул шигырь белән сөйли:
...Батыр булып калалырга 
кирәк безгә,
Тормыш дигән Сабантуйда.
Бәйрәм кызганнан-кыза: мәйдан уртасына әтәчне ыргыталар. Китә чабыш. Үсмер малайлар елгыр, мәйданнан чыгып качкан кызыл кикрикне тиз генә тотып китерәләр. Кызлар көянтәгә бизәкле чиләкләр алып суга китә. Күгәрчен чишмәсенең шифалы суы көрәшүче ир-егетләрнең сусавын басарга таман гына булыр. Алар әйләнеп килүгә ике егет тә көянтә-чиләк алып суга китәләр. Ярыш булгач ярыш инде – кызлар да утын кисә, егетләр дә суга бара. Әнә, Тәскирә Хөснуллина  кул арбасына утырган Балтач кияве Фәнисне йөгертеп кенә мәйданны әйләнә. Уеннарда Әюп Сафин, Фәһим Әхмәтшин, Рәйзәлә Гарипова, Илнар Кәримуллин актив катнашалар.  Парлы уеннарда Рәдиф белән Диләрә Җамалиевларга тиңнәр юк. Магизовлар династициясе дә сынатмый. Бүләкләр дә бик күп. Фәнис Нәҗмиев белән Элмира Зыятдинова чыгыш ясаган беркемне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Кемгә иләк кемгә чиләк дигәндәй, аркан тартучылар да, өч балаклы чалбар киеп йөгерүчеләр дә, шигырь сөйләүчеләр дә бүләкләнә. 
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 Рәсимә Гарифуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X