Балык Бистәсе ветераннары Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында булып кайттылар
Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге тантанада Балык Бистәсеннән район башлыгы Илдар Таҗетдинов җитәкчелегендә бер төркем делегация дә катнашты. Аның составында тыл хезмәтчәннәре, әфганчылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа