Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе хуҗалыклары урып - җыю эшләренә әзерме?

Шушы көннәрдә районыбызның һәрбер хуҗалыгында урып-жыю, ашлык ташу техникаларының, ашлык киптерү, чистарту машиналарының, ындыр табакларының, складларның быелгы уракка әзерлеген тикшерү максатыннан  приемка үткәрелде.

  Шунда ук  туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеге дә бәяләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, район идарә башлыгы Марат Мингалиев, һәм бер төркем белгечләр районның 8 хуҗалыгында булдылар. Гомумән алганда, комиссия урып–җыюга әзерлекне яхшы дип бәяләде, әйбәт әзерләнгәннәргә урыннар биреп билгеләп үтте. Беренче урын “Кама Агро” хуҗалыгына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Галяветдинов крестьян-фермер һәм “Масловский” хужалыгы  бүлеште. Балык Бистәсе корпорациясе, ВЗП Рыбная Слобода, Габдриев хуҗалыклары да алардан калышмый,  урып-җыюга әзерлекләре яхшы.

 

   Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса