Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе билгеле булды

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» гы Татарстан Республикасы законы нигезендә, җирле администрация башлыгы белән контракт карар кабул иткән вәкиллекле орган вәкаләтләре срогына төзелә.      

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Советының 2020 елның 23 нче сентябрьдәге №1-4  карары белән яңа сайланган IV чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителгән иде.
   Әлеге конкурсны үткәрү турында хәбәр басылганнан соң конкурс комиссиясенә ике дәгъвачы Марс Венер улы Мәгыйзов һәм Илһам Равил улы Мөхәммәтхановтан документлар килде.
  Агымдагы елның 17 ноябрендә конкурс комиссиясе тарафыннан Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ике кандидатура карап тикшерелде һәм конкурс узуга рөхсәт бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча  белемнәре, муниципаль яки дәүләт хезмәтен башкару, башка хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыру турындагы документлар, шулай ук кандидатларның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын бәяләгәннән соң, тавыш бирү юлы белән конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марс Мәгыйзовны сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса